Уразаның соңгы ун көне башлана
Җиһанда мөселманнарның изге ае - Рамазан шәриф ае дәвам итә. Бүген, ягъни 13 май көнне кояш баю белән уразаның 21 нче кичәсе – соңгы ун көне башлана. Пәйгамбәребез с.г.в хәдисләрендә “Кадер кичен рамазан аеның соңгы ун көнендә эзләгез”, икенче бер хәдистә: “Кадер кичен Аллаһының ризалыгын һәм савапларын өмет итеп гыйбадәттә уздырган кешенең бөтен элеккеге гөнаһлары гафу ителер”,- диелә.